|
Бу сайтта бирелә торган барлык материаллар Татарстан Республикасы Биектау (элекке Дөбъяз) районына кергән Каракүл авылы турында. Анда авылның географик урыны, табигате, кыскача гына булса да тарихы, анда туып-үскән атаклы шәхесләре һәм башка бик күп кенә вакыйгалар туплап бирелә. Каракүл авылы зур булмаса да, бүгенге көндә үзенең яшәү шартлары буенча, зур авыллардан калышмый. Авыл Казан шәһәреннән 40 км ераклыкта урнашкан, газ, су, кертелгән, авылга кадәр асфальт юл салынган. Каракүл авылы турындагы язмалардан сез күп нәрсә белән таныша алырсыз дип уйлыйм.
Әгәр кемнең дә булса Каракүл авылына һәм аның кешеләренә кагылышлы материаллары булса, шушы сайттагы "Обратная связь” аркылы мөрәҗәгать итүегезне сорыйм. Мин ул материалларны үземнең сайтыма урнаштырырмын.
Әмир Маликов.
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|